
Алабуга үзәк район хастаханәсе коллективына яңа җитәкчене тәкъдир иттеләр. Хәзер коллективны Александр Борисович Попов җитәкләчәк. Яңа баш табиб белән медикларны Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев үзе таныштырды. Министр элекке җитәкчегә башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде: “Без Мансур Потеевка рәхмәт белдерәбез — ул үз бурычларын уңышлы үтәде һәм хәзер Яр Чаллыга эшкә күчә. Бүгенге карар бик җитди. Алабуга халкы асылда икеләтә артты, һәм без бу масштаблы чакыруларга җавап бирергә тиеш”, — дип билгеләде Альмир Абашев.
Александр Попов Ижевск дәүләт медицина академиясен “Педиатрия” белгечлеге буенча тәмамлаган. Төрле елларда ул Менделеевскта медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары булып эшли, Чаллы шәһәренең 7 нче номерлы поликлиникасын җитәкли, Удмуртия Республикасының Сәламәтлек саклау министры урынбасары вазифасын башкара. 2023 елдан Александр Борисович “Алабуга” МИЗ медицина хезмәте белән җитәкчелек итте.
Александр Попов үзе дә аңа йөкләнгән җаваплылыкның җитди булуын аңлый. Бүген Алабуга үзәк район хастаханәсе – шәһәр һәм район халкы турында кайгыртуны гына түгел, ә 45 меңнән артык кеше эшләгән “Алабуга” МИЗ хезмәткәрләренә медицина ярдәмен күрсәтүне дә үз эченә ала.
“Төп бурыч – кадрлар җәлеп итү һәм хезмәткәрләргә һәрьяклап ярдәм итү. Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм муниципалитет белән хезмәттәшлек иткәндә, безнең учреждение тагын да көчлерәк һәм нәтиҗәлерәк булсын өчен, без медицина ярдәменең сыйфаты һәм аны һәркем файдалана алырлык булуы өстендә эшләячәкбез”, — дип йомгаклады Александр Попов.