УРАЗА БӘЙРӘМЕ УҢАЕННАН ТАТАРСТАН ПОЧТА БҮЛЕКЧӘЛӘРЕНЕҢ ЭШ ГРАФИГЫ НИЧЕК ҮЗГӘРӘ

2026 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүчеләрдән тыш, 20 март Россия Почтасының республикадагы барлык бүлекчәләре өчен ял көне булачак.  Алар гадәти режимда эшләвен дәвам итә.

19 мартта почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара.

21 март көнне бүлекләр гадәти расписание буенча хезмәт күрсәтә.

20 март көнне хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсияләрне һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәләр.

Клиентлар өзлексез һәм үз вакытында пенсия һәм пособиеләр, почта җибәрүләре һәм вакытлы басмалар, шулай ук маркетплейслардан заказлар алсын өчен, кайбер бүлекләр башка график буенча эшләргә мөмкин.

Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картадан якындагы ачык почта офисын pochta.ru сайтында яки компаниянең мобиль кушымтасында табарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International