АЛАБУГАДА 2025 ЕЛДА ТӨНЛӘ УРАМДА БУЛГАН ЯШҮСМЕРЛӘРНЕ АЧЫКЛАУ БУЕНЧА 119 РЕЙД ҮТКӘРЕЛГӘН

2026 елның 23 марты, дүшәмбе

Алабуга районында өлкәннәр озатуыннан башка төнлә еш кына балигъ булмаган балалар урамда йөри. Җаваплы хезмәтләр мәгълүматларына караганда, 2025 елда район территориясендә тыелган вакытта урамда булган балаларны һәм яшүсмерләрне ачыклауга юнәлдерелгән 119 профилактик рейд үткәрелгән.

Быел тагын шундый 6 чара оештырылды. Рейдларның максаты – хокук бозуларны теркәү генә түгел, балигъ булмаганнарның куркынычсызлыгын тәэмин итү.  Чикләүләрнең үтәлешен полиция хезмәткәрләре, Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия вәкилләре һәм башка вәкаләтле органнар күзәтә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге закон таләпләрен үтәмәгән өчен җаваплылык шул исәптән балигъ булмаганнарның ата-аналарына яки законлы вәкилләренә йөкләнә.

Профилактика органнары искә төшерә:

- ата-аналарга кичке һәм төнге вакытта балаларының кайда булуын тикшереп торырга кирәк

- яшүсмерләр белән үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләре һәм закон тарафыннан билгеләнгән чикләүләр турында алдан ук фикер алышу тапләп ителә;

- мондый хәлләр булу ихтималын киметү өчен гаиләдә ышанычлы мөнәсәбәтләр булдыру мөһим.

Профилактик рейдлар дәвам итәчәк. Алар балигъ булмаганнарның хокукларын яклау һәм иминлеген тәэмин итү буенча комплекслы эшнең мөһим өлеше булып кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International