21 мартта бөтен дөньяда Халыкара урманнар көне ― Берләшкән Милләтләр оешмасының урманнарны саклау темасына багышланган еллык бәйрәме билгеләп үтелде. Урманнарны саклауга төрле ысуллар белән ярдәм итәргә була. Мәсәлән, агачларны үзең утыртырга яки экологик программаларга иганә итәргә. Урман җирләрен саклау һәм торгызу буенча татарстанлылар актив катнашкан проектларның берсе Россия Почтасы һәм «Урманны сакла» акыллы урман торгызу сервисы тарафыннан оештырыла.
Проектта катнашу өчен теләсә кайсы почта бүлекчәсендә хезмәт өчен түләгәндә 50 сумнан башлап акча күчерү дә җитә. Җыелган акчаларга агач үсентеләре сатып алына. Ике елдан артык бергә эшләү дәверендә Россия Почтасы һәм «Урманны сакла» сервисы 200 меңнән артык агач утыртты. Шуларның 11,5 меңе ― Казан янындагы «Зәңгәр күлләр» табигать тыюлыгы территориясендә. 3 гектар мәйданлы наратлардан ясалган почта урманы Татарстанда тотрыклы экосистемалар булдырырга ярдәм итәчәк.