ЯШЬ ТАТАРСТАНЛЫЛАР ПОЧТА ОТКРЫТКАСЫ АВТОРЛАРЫ БУЛА АЛА

2026 елның 30 марты, дүшәмбе

Почта хезмәткәрләре Татарстаннан яшь рәссамнарны Бөтенроссия балалар рәсеме конкурсында катнашырга чакыра. Иң яхшы иҗади эшне почта маркалы нәфис открыткага урнаштырачаклар. Конкурсны апостол Андрей Первозванный фонды һәм Россия Почтасының бүлендек компаниясе булган «Марка» АҖ оештырды.      

Конкурс Россия Хәрби диңгез флотының 330 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган. Иҗади ярыш гражданлык-патриотик кыйммәтләрне ныгытуга һәм яшүсмерләр арасында Россиянең диңгез даны тарихы һәм традицияләре белән кызыксыну уятырга, шулай ук илнең тарихи мирасын популярлаштыруга һәм Ватанны саклаучыларга хөрмәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән.

Эшләр 2026 елның 26 апреленә кадәр кабул ителә. Конкурста 7 яшьтән 15 яшькә кадәрге балалар катнаша ала. Иҗади эшләр теләсә нинди техникада башкарылырга мөмкин: акварель, гуашь, тушь, төсле яки гади карандаш, пастель, коллаж, компьютер графикасы.

Конкурс йомгаклары турындагы мәгълүмат 2026 елның 1 июнендә «Марка» АҖ һәм Андрей Первозванный фонды сайтларында урнаштырылачак.  Тулырак мәгълүматны конкурс турындагы Нигезләмәдә табарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International