


«Адымнар Алабуга» полилингваль мәктәбендә «Барысы да фронт өчен!!!» инициативасы кысаларында акция узды. «Без бергә» гуманитар штабы махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләребезгә ярдәм итү өчен тактик беләзекләр үрү буенча мастер-класс оештырды. Бу чара укучылар, педагоглар һәм битараф булмаган гражданнар бердәмлегенең ачык мисалы булды.
Мастер-классны Владимир Шалаумов һәм Таһир Вәлиәхмәтов уздырды. Аларның сизгер җитәкчелеге астында мәктәп укучылары һәм укытучылары тактик беләзекләр үтү буенча гади, әмма бик мөһим күнекмәләрне үзләштерделәр. Хәзер чарада катнашучылар, алгы сызыктагы сугышчылар өчен кирәкле әйберләр әзерләп, бу эшне дәвам итәргә әзер.
Мондый мастер-классларда катнашу файдалы күнекмәләргә өйрәтеп кенә калмый, ә үсеп килүче буында бурыч, ватанпәрвәрлек һәм Ватанны саклаучылар турында эшлекле кайгырту хисе тәрбияли.