
«Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгендә мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре өчен «2025 елда Татарстан Республикасы мәдәният учреждениеләре үсеше һәм 2026 елга планнар» семинары узды.
Анда Чаллы, Алабуга, Түбән Кама, Тукай районы, Зәй, Менделеевск һәм Мамадыш муниципаль районнары мәдәният учреждениеләре вәкилләре катнашты. «Таткультресурсүзәк» ДБУ оештырган семинарда катнашучылар алдында сәламләү сүзе белән Алабуга районы башлыгы урынбасары Александр Косов чыгыш ясады. Шулай ук барысын да Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы генераль директоры Гөлзада Руденко сәламләде.
Төп трибунадан Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте директоры Людмила Рыбакова, ТР Милли музее генераль директоры урынбасары вазыйфаларын башкаручы Зарина Сафина, «Таткультресурсүзәк» ДБУ директоры Алсу Мифтахова чыгыш ясады.
Очрашуда мәдәни-ял итү учреждениеләре, балалар сәнгать мәктәпләре эшчәнлеге мәсьәләләре каралды. Музейларның 2025 елдагы эшенә йомгак ясадылар һәм 2026 елга планнар турында сөйләделәр. Китапханәләр мәсьәләләрен карадылар, 2025 елда «Балалар сәнгать мәктәбенең иң яхшы укытучысы» гомумроссия конкурсында катнашу тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.