АЛАБУГА ПОЛИТЕХНИК КӨЛЛИЯТЕ ЯШЬЛӘРЕНЕҢ МАХСУС ХӘРБИ ОПЕРАЦИЯДӘ КАТНАШУЧЫЛАРГА ЯРДӘМ ИТҮ БУЕНЧА ВОЛОНТЕРЛЫК ЭШЕ

2026 елның 3 апреле, җомга

Ил өчен катлаулы вакытта Алабуга политехник көллиятенең «Яшь Гвардия» активистлары югары гражданлык җаваплылык һәм махсус хәрби операциягә ярдәм итүдә актив тормыш позициясен күрсәтәләр.

«Без бергә» гуманитар штабы базасында көллият студентлары энтузиазм белән алгы сызыкка җибәреләчәк маскировка челтәрләрен үрү өчен материаллар әзерләү эшендә катнашты. Аларга шулай ук «Беренчеләр хәрәктәте» волонтерлары да кушылды.

Зирәклек һәм игътибар таләп итә торган бу мөһим эшне студентлар тиешле тырышлык белән башкардылар. Алар гомуми эшкә һәркемнең керткән өлешенең никадәр әһәмиятле булуын аңлыйлар һәм безнең хәрбиләргә ярдәм итү өчен бөтен көчләрен куярга әзер. Яшь гвардиячеләрнең эшчәнлеге – битараф булмауның һәм Ватаныбызның тыныч күген саклаучыларга ярдәмгә килергә әзер булуның ачык мисалы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International