




.jpg)
Алабугада Александр бакчасына 1856 елда шәһәрнең көнчыгыш читендә император Александр II тәхеткә утыру хөрмәтенә нигез салына. Паркны инглиз пейзажы стилендә – табигатькә мөмкин кадәр якынрак итеп ясаганнар: бормалы юллар, матур мәгарәләр, күләгәдәге күперләр һәм эскәмияләр.
Александр бакчасында барысы да ашыкмыйча йөрергә, шигъри хыялларга һәм табигать кочагында фәлсәфи уйлануларга этәрә.
Бакчаның чәчәк ату чоры 1980 елларга туры килә. Бу вакытта Александр паркында (хәер, аны ул чакта шәһәр паркы дип кенә йөртәләр) яшьләр өчен дискотекалар уза, төрле аттракционнар һәм зур күзәтү тәгәрмәче эшли, аны халык «шайтан» дип атый, чөнки тәгәрмәчнең иң югары ноктасында Алабуга («шайтан») шәһәрчеген күрергә мөмкин була. 1990 елларда парк ташландык хәлгә килә, ләкин 2010 елда яңадан торгызыла.
Бүген Александр бакчасы шәһәр халкының һәм кунакларның яраткан урыннарының берсе. Монда Гашыйклар аллеясы, Нәсел агачы, балалар мәйданчыгы һәм хәтта йортсыз эт һәйкәле дә бар. Парк зур түгел, ләкин бик уңайлы.
Мәгълүмат чыганагы: Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы.