«Интурмаркет» XXI Халыкара күргәзмәсе кысаларында «Түбән Новгород ярминкәсе» АҖ һәм «Сәүдәгәрләр бистәсе» МАУ (Татарстан Республикасының Алабуга шәһәрендә Бөтенроссия Спас ярминкәсен оештыручы) төбәкара партнерлык турында килешүгә кул куйдылар. Яклар мәгълүмати багланышларны үстерергә, чараларны оештыруда тәҗрибә уртаклашырга һәм бергәләп Түбән Новгород өлкәсе һәм Татарстанның мәдәни-тарихи мирасын популярлаштырырга килештеләр.