
Росмолодежь конкурсына гаризалар кабул ителә башлады. Әгәр синдә социаль инициатива бар икән, аны яңа дәрәҗәгә чыгарырга вакыт. Росмолодежь конкурсы. Грантлар «Яшьләр һәм балалар» милли проекты ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
Гаризалар 27 февральдән 15 апрельгә кадәр кабул ителә.
Берничә мөһим шарт:
- проект җитәкчесе һәм командасының яше 14 яшьтән 35 яшькә кадәр
- моңа кадәр конкурста җиңгән булсагыз да, катнашырга мөмкин
- проектны 18 номинациянең берсенә тапшырырга мөмкин
Үз хыялыңа син 1 000 000 сумга кадәр акча ала аласың.
Узган ел ике сезон нәтиҗәләре буенча 30 000нән артык гариза кабул ителгән.