


Алабуга махсус хәрби операциядә катнашучыларга даими рәвештә гуманитар ярдәм күрсәтә. Шәһәрдә һәм районда ярдәмгә дистәләгән оешма, коллектив һәм шактый күп халык кушылды.
Алар арасында волонтерлар һәм Алабуга халкы, “Алабуга” МИЗ дирекциясе һәм подряд оешмалары, мәктәпләр һәм балалар бакчалары, җирле эшмәкәрләр һәм предприятиеләр, яшьләр хәрәкәтләре һәм волонтерлык штаблары, төрле оешма һәм берләшмәләр вәкилләре.
Волонтерлар бик актив. Уку йортлары арасында Алабуга политехник көллияте аеруча актив, ә предприятиеләр арасында “Алабуга” МИЗ” АҖнең Водоканал предприятиясе хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләре йортларын су белән тәэмин итү проблемаларын хәл итәргә булыша.
Махсус хәрби операция башланганнан бирле хәрбиләргә 816,2 млн. сумлык гуманитар ярдәм җибәрелгән һәм гаиләләргә 88,6 млн.сумлык ярдәм күрсәтелгән. Бу хакта шәһәр планеркасында Башкарма комитет җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Елена Мерзон хәбәр итте.
2026 ел башыннан ук хәрбиләргә 39 млн. сумлык гуманитар ярдәм җибәрелгән. Муниципалитет, битараф булмаган гражданнар, предприятиеләр коллективлары акчалар, өстәмә җиһазлар, әйберләр, медикаментлар һәм азык-төлек тапшыралар. Районда 9 гуманитар штаб эшли.
Район муниципалитеты һәм беркетелгән кураторлар хәрбиләрнең гаиләләренә даими булышалар, бу ел башыннан 4,1 млн. сумлык ярдәм күрсәтелгән.
Көн саен хәрбиләрнең гаиләләре гаризалары белән эш алып барыла, ярдәм күрсәтү буенча өстенлекләрне билгеләүче иҗтимагый комиссия төзелде. Шулай ук Алабуга муниципаль районы территориясендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия эшли.