14 апрельдә мәгариф учреждениеләрендә укучылар һәм студентлар, шулай ук аларның ата-аналары һәм педагоглар өчен «Конструктив диалог» чаралары узачак. Чаралар яшүсмерләр һәм яшьләр арасында экстремизмны һәм террорчылык идеологиясен профилактикалауга юнәлдерелгән.
Чараларны Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең иҗтимагый һәм яшьләр ярдәмчеләре үткәрә. Чаралар интерактив рәвештә уза – лекорийлар, кейс-чемпионатлар, квизлар һәм викториналар.