

Алабугада юл чокырларын ямау эшләре бара. Эшләр һава шартлары уңай булу сәбәпле, игълан ителгән вакыттан алда башланган.
Ремонт шәһәрнең 21 урамында узачак. Юл эшләрен берничә подряд оешмасы алып барачак. Бу эшләрне тиз һәм барлык нормаларны үтәп башкарырга мөмкинлек бирәчәк. Эш күләме шактый. Язгы чорда эшләр Әйләнгеч шоссе, Нефтьчеләр, Төзүчеләр, Чапаев, Чулман, Мәрҗани, Пролетар, Интернациональ, Яшьләр, Б.Урманче, Нечаев һәм Автомобильчеләр урамнарында башкарылачак.
Юл чокырларын ямау эшләре шәһәрнең тарихи өлешендә урнашкан Мәскәү, Тугаров, Горький, Спас, Говоров һәм Г.Камал урамнарында да уздырылачак.