





Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев «СОЛЛЕРС» ГАҖ Директорлар советы рәисе Адил Ширинов белән очрашты. Әңгәмә барышында компания эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында фикерләштеләр: стратегик планнардан алып предприятие алдында торган актуаль чакыруларга кадәр.
Диалог кысаларында катнашучылар компаниянең якындагы планнары, бизнес үсешенең өстенлекле юнәлешләре, проблемалы мәсьәләләр һәм аларны хәл итү юллары, киләчәк үсеш мөмкинлекләре турында сөйләштеләр.
Очрашу барышында предприятиенең шәһәр тормышындагы социаль роленә аерым игътибар бирелде. «СОЛЛЕРС» ГАҖ даими нигездә төрле социаль проектларда катнаша. Хәтта катлаулы вакытта да компания хәйрия һәм иҗтимагый эшчәнлек күләмнәрен кыскартмый.
Үзенең ТГ-каналында башлык Адил Шамилевич Шириновка рәхмәт белдерде.