
Алабуга мәшгульлек үзәге «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең төбәк этабында катнашучы эш бирүчеләр турында сөйли.
Ярминкәдә беренче катнашучы – «ТПК МТЗ-ТАТАРСТАН» ҖЧҖ. 17 апрельдә компаниянең кадрлар хезмәте вәкилләре алабугалыларны «Иллюзион» кинотеатрында (Тынычлык пр., 28 й.) ярминкәнең төбәк этабында көтәләр.
«ТПК МТЗ-ТАТАРСТАН» компаниясе актуаль вакансияләр тәкъдим итә:
- авыл хуҗалыгы машиналарын һәм җайланмаларын ремонтлау буенча слесарь;
- автомобиль ремонтлау буенча слесарь;
- буяучы;
- тәгәрмәч монтажлаучы;
- күпләп сату буенча менеджер;
- гарантия буенча инженер;
- төягеч йөртүче;
- юу җайланмасы операторы;
- автомобиль йөртүче (йөк ташу буенча экспедитор)
Әйдәп баручы компанияләрнең берсендә эш шартлары һәм карьера үсеше мөмкинлекләре турында белешегез!
Хыял эшен табу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз!