
Сәнгать сөючеләрне «Классика буяулары» проекты кысаларында узучы тагын бер очрашуга чакырабыз! 16 апрель көнне 17: 30 сәгатьтә Ә. Бакиров исемен йөртүче 1нче Балалар музыка мәктәбендә концерт уза. Яңа әдәби-музыкаль кичә чит ил сәнгатенә багышлана һәм Шарль Бодлер поэзиясенең XIX гасырның беренче яртысына караган музыка сәнгате белән гаҗәеп бәйләнешен ачачак.
Кичә кунаклары күренекле француз шагыйре иҗатына йогынты ясаган чор атмосферасына чума һәм XIX гасыр Ауропа музыка сәнгатенең төп үзенчәлекләре һәм күренекле вәкилләре турында белә алачак.
Программада төрле уен коралларында искиткеч музыкаль әсәрләр башкарылачак. Сәхнәдә 1 нче Балалар музыка мәктәбе укучылары һәм укытучылары чыгыш ясый.
Чара классиканы яратучылар, мәдәният тарихы белән кызыксынучылар һәм җанлы музыкаль башкаруны сөючеләр өчен чын бүләк булачак.
Керү ирекле. Көтәбез сезне!