23 апрельдә Казан Кремлендә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының фонд коллекциясеннән «Коръән сүзе матурлыгы һәм илаһи исемнәр пластикасы» күргәзмәсе ачылды. ТР Мәдәният министрлыгы патронажы астында Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы һәм «Казан Кремле» музей-тыюлыгы тарафыннан әзерләнгән һәм Ислам мәдәнияте музеенда тәкъдим ителгән уникаль күргәзмә истәлекле вакыйгага – 2026 елда Казанны ислам дөньясының башкаласы дип игълан итүгә багышланган.
Экспозиция ике зур сәнгать күренешен берләштерә: Коръәннең кулъязма битләренең кабатланмас җыелмасы (кыйммәтле оригиналлардан реплика) һәм Россиядә бердәнбер «Аллаһның 99 исеме» яссы сыннар коллекциясе.