ТАТАРСТАН РОСРЕЕСТРЫ ҖИР КИШӘРЛЕКЛӘРЕН ҮЗЛӘШТЕРҮ ВАКЫТЛАРЫН АҢЛАТТЫ

2026 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Росреестрында торак пунктларда һәм бакчачылык ширкәтләрендә җир кишәрлекләреннән файдалану мәсьәләләре буенча кайнар линия узды. Ике сәгать эшләү дәверендә гражданнардан йөздән артык шалтырату килде. 

Кайнар линиягә йомгак ясап, дәүләт җир күзәтчелеге, геодезия һәм картография белгечләре түбәндәге сорауларга игътибар итәләр.

Әгәр торак пунктлар җирләрендәге җир кишәрлекләренә, шулай ук бакча яисә яшелчә җир кишәрлекләренә хокук 2025 елның 1 мартына кадәр барлыкка килгән булса, хокук иясендә алардан файдалануга керешү бурычы шул ук көннән барлыкка килә. Әгәр җир кишәрлекләренә хокук 2025 елның 1 мартыннан соң барлыкка килгән булса, үзләштерү чараларын хокук барлыкка килгән вакыттан алып 3 ел дәвамында үткәрергә кирәк. Әгәр җир кишәрлеген хокук алганнан соң ук файдаланып булмаса, хокук иясе аны үзләштерү буенча чаралар уздырганнан соң файдалана башларга тиеш.

Җир кишәрлеген үзләштерү – хокук иясе тарафыннан җир кишәрлеген максатчан билгеләнеше һәм рөхсәт ителгән файдалану нигезендә файдалану өчен яраклы хәлгә китерү чараларын үтәү.

Җир кишәрлеген үзләштерү өчен нәрсә эшләргә кирәк?

- чүп үләннәрдән, артык агачлардан һәм куаклардан азат итәргә;

- чүп-чарны җыярга;

- калдыклардан һәм пычраклардан чистартырга;

- артык дымлы җирне киптерергә һәм киптерелгән җирне үзләштерергә;

- җирләрне рекультивацияләү;

- туфракны эшкәртергә, тыгызларга, ныгытырга, күчерергә;

- рельефны тигезләргә, өемнәр һәм чокырлар ясарга.

Торак пунктлар җирләре составындагы җир кишәрлекләрен, бакча һәм яшелчә җир кишәрлекләрен үзләштерү вакыты өч ел тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International