ҮСЕМЛЕК КАЛДЫКЛАРЫН ДӨРЕС ҮТИЛЬЛӘШТЕРӘБЕЗ!

2026 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Дачада яисә йорт яны участогында җыештыру эшләре вакытында үсемлек калдыклары белән эш итү кагыйдәләрен искә төшерәбез.

Яфраклар, агач ботаклары каты коммуналь калдыкларга керми, шуңа күрә аларны йорт алдындагы чүп контейнерына салырга ярамый. Кире очракта 2 мең сумнан штраф каралган.

Үсемлек калдыкларын яндыру, эшкәртү яки компостлау юлы белән утильләштерегез. Әгәр сез беренче вариантны сайлыйсыз икән, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез.  Чүпне җилсез вакытта тимер савытта яки чокырда гына яндырырга була. Теләсә нинди корылмадан калдыкларны яндыру урынына кадәр ара 15 метрдан да ким булмаска тиеш.

 Алабуга районында 25 апрельдән 11 майга кадәр янгынга каршы режим кертелде, шуңа күрә режим тәмамланганчы теләсә нинди учак ягу катгый тыела. Ут кабызган өчен штраф – 20 000 сумга кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International