
Хөрмәтле шәһәр халкы һәм кунаклары!
Бүген шәһәр парклары һәм скверлары талпанга каршы эшкәртелә. Коры һәм җылы яз аркасында эшләр гадәттәгедән иртәрәк 1 майда ук башланды.
Төзекләндерү идарәсе белгечләре массакүләм ял итү урыннарын: паркларны, скверларны һәм Алабуганың башка иҗтимагый территорияләрен эшкәртәләр.
Талпаннан эшкәртү өчен сертификацияләнгән чаралар кулланыла. Ял итү зоналарына, җәяүлеләр сукмакларына, яшеллекләргә һәм шәһәр халкы арасында иң популяр урыннарга аерым игътибар бирелә, барлык кирәкле нормалар һәм таләпләр үтәлә.
Төп максат – талпаннарның санын киметү һәм бөҗәкләрнең активлыгы югары булган чорда саф һавада вакыт уздыручы һәркем өчен имин яшәү тирәлеге булдыру. Белгечләр сезнең ял уңайлы һәм куркынычсыз булсын өчен барысын да эшлиләр!