АЛАБУГАДА 220 УРЫНЛЫК БАЛАЛАР БАКЧАСЫ ТӨЗЕЛЕШЕ ДӘВАМ ИТӘ

2026 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

Алабугада 220 урынлык яңа балалар бакчасы төзелеше дәвам итә, объект акрынлап күзгә күренеп үсә. Подрядчылар төзелеш мәйданчыгында берничә төп этапны тәмамлады инде. Бу хакта үзенең ТГ-каналында Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев хәбәр итте.

Хәзерге вакытта нуль циклы эшләре тулысынча төгәлләнгән. Төзүчеләр конструкцияләрне гидроизоляцияләүне уңышлы башкарганнар, Бу киләчәктә бинаны дымланудан ышанычлырак итеп саклаячак. Шулай ук котлованны күмделәр һәм фундамент тирәсендәге территорияне тәртипкә китерделәр. Бүгенге көндә подвал бүлмәләренең стеналары, бүлгеләре һәм плитәләре ябылган. Беренче кат дәрәҗәсендә шундый ук эшләр башкарылган.

Хәзер төзүчеләр яңа мөһим этапка керештеләр – бинаның икенче катын төзү башланды. Балалар бакчасын төзү график нигезендә алып барыла. Төзелеш барышын җаваплы ведомстволар контрольдә тота. Алар башкарылган эшләрнең вакытлары үтәлешен һәм сыйфатын күзәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International