БЕХТЕРЕВО АВЫЛЫНДА МӘКТӘПКӘ КАПИТАЛЬ РЕМОНТ 45 %КА БАШКАРЫЛГАН

2026 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

Бехтерево авылы мәктәбендә актив рәвештә капиталь ремонт дәвам итә. Белгечләр биналарның эчке бизәлешен ясый һәм инженерлык коммуникацияләрен алыштыра. Хәзерге вакытта эшләр 45% ка үтәлгән. Проект акрынлап финиш стадиясенә якынлаша. Бу хакта район башлыгы Рөстәм Нуриевның Тг-каналында хәбәр ителә.

Проект Татарстан Республикасы бюджетыннан финанслана. Бүлеп бирелгән акчаларның гомуми суммасы 66,2 млн сум тәшкил итә. Бу акчалар мәктәпне комплекслы яңартуга: конструкцияләрне ремонтлаудан алып заманча инженер системалары белән җиһазландыруга кадәр юнәлдерелгән.

Капиталь ремонтның максаты – мәктәптә уку һәм эшләү өчен уңайлы куркынычсыз шартлар тудыру, уку сыйныфларын һәм ярдәмче бүлмәләрне яңарту, бинаның заманча янгын һәм санитария-эпидемиология куркынычсызлыгы нормаларына туры килүен тәэмин итү, цифрлы белем бирү технологияләрен куллану өчен инфраструктураны кертү.

Авыл халкы мәктәптәге ремонтның тәмамлануын түземсезлек белән көтә.

 

Фото-ТГ район башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International