

СОЛЛЕРС төркеме Санкт-Петербургта «ТранспортФест» халыкара транспорт фестивалендә автоматик трансмиссия белән җиһазландырылган Sollers SA9(СА9) туристик автобусының серия алды үрнәген тәкъдим итте.
Бренд автобуслары линейкасында флагман позициясен алып торган Sollers SA9(СА9) моделе уңайлылык, куркынычсызлык, ягулык экономияләү мөмуинлеген һәм экологик яктан югары күрсәткечләр күрсәтә.
Автобус Евро-5 экологик стандартына туры килә торган 370 ат көчендәге ышанычлы дизель двигателе белән җиһазландырылган. Җиһазлауга светодиодлы оптика һәм электрон ассистентлар комплексы керә.
Иркен салон 53 пассажирга кадәр сыйдыра, багаж бүлекләренең күләме 9,1 м3 га җитә. Гид өчен уңайлы эш урыны каралган.
Хәзерге вакытта Sollers SA9(СА9) АКПП белән сертификация сынауларының соңгы этабын уза. Автобусның серияле версиясе 2026 елның дүртенче кварталында сатуга чыгачак.