АЛАБУГАНЫҢ ТАРИХИ ӨЛЕШЕНДӘ КУНАКХАНӘ-РЕСТОРАН КОМПЛЕКСЫ БАРЛЫККА КИЛӘЧӘК

2026 елның 29 мае, җомга

Шәһәрнең тарихи өлешендә урнашкан  Олы Покровская урамы 9нчы йортта кунакханә-ресторан комплексы ачарга планлаштыралар. Бу мәдәни мирас объекты. Бинаның гомуми мәйданы 940 кв. м., монда 20 кунакханә номеры булачак. Төзелеш эшләрен ике ел эчендә тәмамлау планлаштырыла.

Проект архитектура мирасына хөрмәт һәм кунакханә сервисына заманча таләпләрне берләштерә. Хәзерге вакытта бинаны су белән тәэмин итү буенча актив эшләр алып барыла. Башка коммуникацияләр бинага китерелгән инде.

Бинаның тарихи йөзен саклау –  төп өстенлекләрнең берсе. Фасадның үзенчәлекле декоратив элементларын торгызуга һәм бинаның эчке планировкасына хас үзенчәлекләрне саклауга аерым игътибар бирелә.

Яңа объект шәһәр кунаклары өчен уңайлылык өстәячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International