.png)
2026 елның 1 маенда Татарстанда Казан - Чаллы - Казан маршруты буенча даими тизйөрешле су юлы яңартылды. Дистә еллар тәнәфестән соң заманча метеорлар республиканың төп туристлык һәм сәнәгать үзәкләрен яңадан бәйләячәк, сәфәрне Идел һәм Чулман елгалары буйлап чын сәяхәткә әйләндерәчәк. Даими пассажир рейслары атна саен җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә башкарыла һәм 30 августка кадәр дәвам итәчәк.
Пассажирлар өчен кыска вакыт эчендә Татарстанның бай мирасы турында белергә мөмкинлек бирә торган махсус экскурсия программалары эшләнгән. Билетларны сатып алырга, шулай ук расписание белешү өчен «ТР флоты» АҖнең рәсми сайтына керергә кирәк: https://флот-рт.рф . Элемтә өчен телефон: +7 (962) 549-69-01.