

Алабуга районында элемтә линияләренең иске агач баганаларын сүтү буенча зур эшкә керештеләр. Беренче чиратта белгечләр авария хәлендә дип табылган корылмаларны сүтә. Бу халыкның иминлеген тәэмин итү һәм инфраструктураның ышанычлылыгын арттыру өчен кирәк.
Беренче демонтаж чаралары Танай авылында үткәрелде. Эшләр барлык куркынычсызлык нормаларын үтәп һәм элемтә бозмыйча башкарылды, чөнки операторлар җиһазларны алдан ук яңа баганаларга күчерделәр.
Якындагы айларда шундый ук эшләр Алабугада узачак. Шишкин, Тойминская, Тугаров, Казан, Красногвардейская, Боров һәм Шомырт урамнарындагы иске агач терәкләрне сүтеп алачаклар.
Эшләр майдан сентябрьгә кадәр дәвам итә. Беренчел исемлек буенча барлыгы 21 терәк сүтелергә тиеш.