.jpg)
.jpg)
.jpg)
«Разведка» балалар‑яшүсмерләр үзәге командасы «Яшь десантник» клубы белән берлектә «Яшь төзүче» балалар сәламәтләндерү лагеренда ял итүчеләр өчен хәрби‑патриотик мастер‑класслар уздырды.
Инструкторлар 130 бала өчен 5 интерактив зона оештырды. Монда аларны «Разведка» үзәге эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән таныштылар:
- ут әзерлеге;
- армия кул сугышы;
- тактик медицина;
- БПЛА белән эшләү;
- тактик-махсус әзерлек.
Чара яшьләрне патриотик тәрбияләүгә һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга ярдәм итәчәк.