
Алабугада «Сабантуй – 2026» милли халык бәйрәмен оештыру һәм уздыру сәбәпле 6 июньдә траспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк. Нефтьчеләр проспекты буенча ипподром ягына юлны һәм Икмәк шәһәрчеге урамыннан юлны ябачаклар.
07: 30 сәгатьтән чара тәмамланганчы, чикләүләр түбәндәге участокларда гамәлдә булачак:
- Танай шоссесы урамы белән ипподромга таба юл киселешендә;
- Ипподромга таба юл һәм Чаңгы урамы киселешендә.
Машина йөртүчеләрдән хәрәкәт маршрутын алдан планлаштыруларын һәм альтернатив юлларны сайлауларын сорыйбыз. Вакытлыча уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез һәм аңлап каравыбыз өчен рәхмәт белдерәбез.