
2026 елда Алабуга районында социаль учреждениеләрдә түбәләрне ремонтлау буенча масштаблы программа гамәлгә ашырыла. Бу максатларга 133 миллион сумнан артык акча юнәлдереләчәк. Акча районның балалар бакчаларында, мәктәпләрендә һәм спорт объектларында түбәләрне яңартуга тотылачак.
Эшләрнең барышы турында Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев сөйләде. Аның сүзләренчә, ремонт эшләре башланган инде. Түбәләрне ремонтлау – объектларны яңа уку һәм спорт сезонына әзерләүдә мөһим этап . Поспеловка мәктәбенең түбәсен ремонтлау төгәлләнгән инде.
Түбәләрне ремонтлау биналарны атмосфера йогынтысыннан ышанычлы сакларга, биналарның хезмәт итү вакытын озайтырга һәм аларга киләчәктә хезмәт күрсәтү чыгымнарын киметергә мөмкинлек бирәчәк.