«Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының 23.1 маддәсе нигезендә кулланучының товар өчен алдан түләү бурычын күздә тоткан сату-алу шартнамәсендә товарны кулланучыга тапшыру вакыты турында шарт булырга тиеш. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хәбәр итә.
Сату-алу шартнамәсендә билгеләнгән алдан түләнгән товарны кулланучыга тапшыру вакыты бозылган очракта, сатучы аңа вакыты чыккан һәр көн өчен товар өчен алдан түләү суммасының ярты проценты күләмендә пеня түли. Пеня сату-алу шартнамәсе буенча товарны кулланучыга тапшыру гамәлгә ашырылырга тиеш булган көннән алып, товарны кулланучыга тапшыру көненә кадәр яисә кулланучының алдан түләнгән сумманы кире кайтару турындагы таләбе канәгатьләндерелгән көнгә кадәр түләтелә. Кулланучы түләттергән пеня суммасы товар өчен алдан түләү суммасыннан артыграк була алмый.