ӨЛКӘННӘР КӨНЕНӘ

2025 елның 30 сентябре, сишәмбе

Ихтирам һәм рәхмәт хисләре белән тулы бәйрәмнәрнең берсе — Халыкара өлкәннәр көне якынлаша, аны шулай ук Игелек һәм хөрмәт көне дип тә атыйлар.Быел бәйрәм 10 сентябрьдән 10 октябрьгә кадәр «айлык» рәвешендә уза. Кадерле өлкәннәребез Алабугада махсус программа әзерләнгән.

Мәдәни ял: сезне бушлай кинотеатрларга һәм шәһәрнең 17 музей-күргәзмә объектына барырга чакырабыз.

 Социаль ташламалар: сезнең өчен чәчтарашханә, мунчаларда һәм теш дәвалау клиникаларында махсус тәкъдимнәр каралган.

Юридик ярдәм: сез «Бердәм Россия» партиясе вәкилләреннән бушлай консультация ала аласыз.

Вакансияләр ярминкәсе: сафта калырга теләүчеләр өчен вакансияләр ярминкәсе оештырылды.

Чаралар, ташламалар һәм аларны алу шартлары турында тулы мәгълүмат белән сез безнең карточкаларда таныша аласыз.

Бу бәйрәм аен кызыклы һәм файдалы итеп үткәрегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International