Армалы фельдшер акушерлык пункты табиблары 90 яшьлек әбине котлады.
Армалы ФАПы мөдире Гобәйдуллина Эльза Нурмөхәммәт кызы һәм шәфкать туташы Ирина Вдовина Армалы авылында яшәүче әбине 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Бу хакта Алабуга үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
