Шәһәр планеркасы кысаларында бүләкләү тантанасы булды. "СОЛЛЕРС" ГАҖ Директорлар советы рәисе Адил Ширинов шәхси өлеше һәм Алабуга муниципаль районына күрсәткән хәйрия ярдәме өчен Алабуга муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Рәхмәт хаты "Соллерс Алабуга" ҖЧҖнең дәүләт органнары белән элемтә департаменты җитәкчесе Лилия Оболонскаяга тапшырылды. "Олимп" спорт мәктәбенә "Атлант" автобус тапшырганыгыз өчен рәхмәт белдерәбез", - дип билгеләп үттеләр шәһәр планеркасында.