Татарстан Республикасы буенча Россиянең Социаль фонд бүлеге тарафыннан 100 гә якын мәгариф хезмәткәренә картлык буенча иминият пенсияләре вакытыннан алда билгеләнде. Алуга хокук мәгариф учреждениеләрендә 25 ел дәвам иткән махсус стаж эшләгәндә һәм кирәкле күләмдә пенсия коэффициентлары туплаганда (2025 елдан – 30) барлыкка килә.
Иминият пенсиясен билгеләү вакыты таләп ителгән тиешле елларга ирешү датасына турыдан-туры бәйле. Педагогларга шулай ук Россиядә пенсия яшен этаплап арттыру турындагы закон да кагыла. Мисал өчен, 2024 елда пенсия алу хокукын 2021 елда тиешле стаж алган педагоглар гамәлгә ашырган.
Өстәмә мәгълүмат яисә консультация алу өчен гражданнар Бердәм элемтә-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә алалар— 8 800 100 0001 (төбәк линиясе тәүлек буе эшли – 24/7, шалтырату бушлай).