"ФОРМАРТ " ФЕСТИВАЛЕНДӘ ВАТАННЫ САКЛАУЧЫЛАРГА БАГЫШЛАНГАН ИҢ ЯХШЫ ДИВАР РӘСЕМНӘРЕ САЙЛАНДЫ

2025 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе

Тавыш бирү йомгаклары буенча Татарстан Республикасыннан Александр Поповның «Көтә» эше иң яхшысы дип танылды. 2025 елның 25 сентябрендә «ФормАРТ» фестивален ябу тантанасы кысаларында Идел буе федераль округының иң яхшы граффити-рәссамнарын бүләкләделәр.

Өч көн дәвамында округ финалында катнашучылар Киров исемендәге паркта зур арт-объектлар төзеделәр, заманча сәнгать һәм һөнәри үсеш буенча лекцияләргә йөрделәр, шулай ук Киров өлкәсенең мәдәни мирасы белән таныштылар.

«ФормАРТ» фестивале 2020 елдан РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров инициативасы белән үткәрелә һәм ул яшь рәссамнарның иҗатына ярдәм итүгә, граффити сәнгате ярдәмендә Идел буе федераль округы төбәкләрендә заманча шәһәр мохите һәм яңа мәдәни кодлар булдыруга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International