Татарстанда җәй – меңләгән вакыйга, миллионлаган елмаю һәм бетмәс-төкәнмәс бәйрәм хисе ул! 1 июньнән 30 сентябрьгә кадәр без бергәләп матур сезон үткәрдек: 3500 дән артык вакыйга республика тормышын музыка, спорт, иҗат һәм яңа танышулар белән баетты. Кечкенә мастер-класслар, ишегалды очрашулары, спорт ярышлары, фестивальләр һәм бөтенроссия күләмендәге вакыйгалар Татарстан халкын һәм кунакларын берләштерде.
Бу проект вакыйгалар календаре гына түгел, ә аралашу, дуслык һәм яңа традицияләр өчен җанлы киңлеккә әверелде. Без сезне җәй буе сөендерергә бик шат булдык. Киләчәктә тагын да күңеллерәк мизгелләр бүләк итү өчен янәшәдә калабыз!
Татарстанда җәй- без бергә булдырган җәй.