
Ашыгыч хәрби хезмәткә 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге ир-атлар чакырылырга тиеш. Безнең районнан 80нән артык кешене чакыру планлаштырыла, дип хәбәр итте Алабуга һәм Алабуга районы хәрби комиссары Николай Битюков.
Хәзер безнең районнан 180нән артык егет хәрби хезмәт алып бара.
Чакырылыш кампаниясе барышында «Хәрби исәпкә алуның бердәм реестры»дәүләт мәгълүмат системасы җәлеп ителгән. Повесткалар кәгазь рәвештә таратыла һәм электрон формада кабатлана. Повестка алынганнан соң 7 көн узгач, ул тапшырылган дип санала. Электрон повестка исә, аны Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта урнаштырганнан бирле тапшырылган дип санала.