АЛАБУГАДА ӨЛКӘННӘР КӨНЕНӘ БАГЫШЛАНГАН КОНЦЕРТ УЗДЫ

2025 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе

Бәйрәм кунакларын Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев котлады.

"Иң актив һәм тормыш сөючән алабугалыларны бәйрәм белән котлыйм. Безгә җиткергән бәһасез тәҗрибәгез һәм игелеклегегез өчен рәхмәт. Исәнлек-саулык телим, һәрчак йөрәгегез яшь булсын!"– диде Рөстәм Нуриев.

Өлкәннәр ункөнлеге – һәр алабугалы өчен өлкән буын вәкилләренә карата тагын да күбрәк игътибар һәм җылылык күрсәтү мөмкинлеге ул. 1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр шәһәрдә районның иҗат коллективлары тарафыннан Өлкәннәр көненә әзерләнгән бәйрәм чаралары узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International