АЛАБУГА ҮЗӘК РАЙОН ХАСТАХАНӘСЕНДӘ ӨЛКӘННӘР КӨНЕН БИЛГЕЛӘП ҮТТЕЛӘР

2025 елның 3 октябре, җомга

Алабуга үзәк район хастаханәсендә бүген аерым бер җылылык һәм рәхмәт хисе хөкем сөрде. Һөнәри берләшмә комитеты Халыкара өлкәннәр көненә багышланган тантаналы чара оештырды. Бу көнне медицина хезмәткәрләренең ике буыны очрашты: үз гомерләрен кешеләр сәламәтлеген кайгыртуга багышлаган атказанган ветераннар һәм һөнәри юлларын яңа гына башлап җибәрүче яшь белгечләр. 

Район үзәк хастаханәсе баш табибы Мансур Потеев җыелганнарга җылы рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Ул ветераннарның Алабуга районы сәламәтлек саклау өлкәсенә керткән бәяләп бетергесез өлешләрен ассызыклады, аларның фидакарь хезмәтләрен һәм һөнәри осталыгын билгеләп үтте.  "Сезнең тәҗрибәгез - безнең байлыгыбыз!-  диде Мансур Алиевич. - Бүген сезгә алмашка талантлы яшьләр килә, алар сезнең белемнәрегезне һәм гореф-гадәтләрегезне үзләштерергә әзер."

Һөнәри берләшмә комитеты рәисе Румия Резвякова да ветераннарны һәм яшь белгечләрне бәйрәм белән котлады.  Ул билгеләп үткәнчә, нәкъ менә буыннар бердәмлеге, үзара ярдәмләшү һәм тәҗрибә уртаклашу нәтиҗәсендә Алабуга сәламәтлек саклау өлкәсе уңышлы үсә һәм куелган бурычларны үти.

Һөнәри берләшмә сафларына кергән яшь табибларга һәм шәфкать туташларына профкомнан истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бу игътибар билгеләре аларның уртак эшкә керткән өлешен тану һәм хуплау символына әверелде.

Бу көн өчен махсус әзерләнгән концерт программасында талантлы медицина хезмәткәрләре һәм җирле артистлар катнашты.  Алар кунакларга матур музыкаль номерлар бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International