
1 октябрьдән 11 октябрьгә кадәр Россия Почтасы сайтында һәм бүлекчәләрендә вакытлы матбугатка 20% ка кадәр ташлама белән язылырга була. Нәшрият йортлары белән берлектә компания 1 900 басмага язылу бәясен киметәчәк, шул исәптән Татарстаннан да. Алар арасында балалар, иҗтимагый-сәяси, күңел ачу, фәнни-популяр һәм тармак газета-журналлары бар.
Язылучылар басмаларны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук язылуны мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә рәсмиләштерүче почтальоннардан язып ала алалар. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучы клиентларның исем яки язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак.
Почта клиентлары шулай ук интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылуы оештыра.