Унберенче слетта эзләү клубларыннан 16 татарстанлы катнаша: «Легион», «Эзләү сукмагы», «Химик», «Рубеж», «Хәтер китабы», «Коткаручылар» һәм «Карлы десант». 1 октябрьдә Түбән Новгород өлкәсендә Идел буе федераль округының «Беркем дә онытылмаган» эзләү отрядларының унберенче слетын ачу тантанасы узды.
Слет ел саен эзләнү хәрәкәтенең барлык өлкәләреннән иң яхшы тәҗрибәләр белән уртаклашу өчен 220дән артык вәкилен җыя. Слет барышында эзләүчеләр кыр һәм эзләү эшләрен уздыру һәм документлаштыру тәртибе, архив эзләү, беренче ярдәм күрсәтү буенча конкурс сынауларында, хәрби-тарихи һәм эзләү викториналарында, шулай ук топография һәм урында ориентлашу буенча ярышларда катнашачак. Моннан тыш, Түбән Новгород Кремле территориясендә 2 һәм 3 октябрьдә барлык теләүчеләр өчен слетта катнашучылар 2025 елгы эзләнү экспедицияләре кысаларында табылган Бөек Ватан сугышы чоры экспонатларын күрсәтәчәкләр.