Алабуга үзәк район хастаханәсенә эшкә яңа табиблар килде. Алабуга үзәк хастаханәсе үз сафларын ныгыта. 2025 елда командага төрле белгечлекләр буенча берьюлы 14 табиб кушылды: инфекционист, неврологлар, участок терапевтлары, эпидемиологлар, педиатрлар, УЗИ табибы, акушер-гинеколог, участок психиатры һәм эндокринолог.
Бу белгечләрнең һәркайсы-шәһәр һәм район өчен кыйммәтле табыш, алар алабугалыларның сәламәтлеген кайгыртырга әзер. Бүген без сезне ике искиткеч табиб белән таныштырачакбыз:
Марина Кононенко-табиб-эпидемиолог. Марина Аяз кызы тумышы белән Курганнан. 2025 елда Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган. Маринаның әнисе - провизор.
"Балачактан, әнигә карап, мин кешеләргә ярдәм итәргә теләвемне аңладым. Ләкин миңа дарулар турында белү генә аз иде, мин авырулар һәм гомумән сәламәтлек турында күбрәк белергә теләдем, диагноз куючы һәм пациентны дәвалаучы булырга теләдем ", - дип уртаклаша Марина.

Гүзәл Әхмәтҗанова – клиник лаборатор диагностика табибы.
Гүзәл Хөрмәт кызы тумышы белән Лениногорскидан. КДМУның медицина-профилактика факультетын тәмамлаган. Аның әти-әнисе сәламәтлек саклау ветераннары: әтисе-травматолог-табиб, әнисе – теш дәвалаучы табиб. Абыйсы һәм аның тормыш иптәше шулай ук теш табиблары. "Гаиләдә врачлар гына бар, ничек табиб булмыйсың инде! - дип көлә Гүзәл. Кешеләргә ярдәм итәсем килә, файда китерә алсаң, бу бик шәп."
Гүзәл Хөрмәт кызының ире дә Алабуга үзәк район хастаханәсендә табиб-травматолог булып эшли. Алар ике ул үстерәләр. Гүзәл Азмәтҗанова үзәк район хастаханәсендә сентябрьдә эшли башлады.
Марина белән Гүзәлгә эшләрендә уңышлар, рәхмәтле пациентлар һәм яңа урынга тизрәк җайлашуларын телибез. Алабуга үзәк район хастаханәсе командасына рәхим итегез!