АЛАБУГА ЭШМӘКӘРЛӘРЕ АМР БАШЛЫГЫ ГРАНТЫН АЛУГА ГАРИЗА БИРӘ АЛАЛАР

2025 елның 3 октябре, җомга

Грантлар бирү Алабуга шәһәрендә һәм Алабуга районында кече һәм урта бизнесны үстерүгә ярдәм итү максатында гамәлгә ашырыла.

Грант кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларга үз проектларын гамәлгә ашыруга бәйле чыгымнарын финанс белән тәэмин итү максатларында 500 000 сум күләмендә бирелә.

Гаризалар 2025 елның 1 ноябренә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Алабуга шәһәре, Тынычлык пр., 12, 5 кат, 516 каб. дүшәмбедән җомгага кадәр сәг. 8:00 дән 17:00 гә кадәр ( сәг.12:00 дән 13:00 гә кадәр тәнәфес).

Эшмәкәрләргә грант торак булмаган бинаны арендага алуга, офис техникасын, җиһазларны арендага алуга һәм (яисә) сатып алуга, франшизага хокукларны тапшыру буенча түләүгә, инженерлык инфраструктурасы объектларына технологик тоташтыруга, чимал һәм чыгым материаллары, шулай ук модульле капиталь булмаган конструкцияләр сатып алу өчен бирелергә мөмкин.

Грант алу өчен мөрәҗәгать итүчегә проектның гаризасын һәм анкетасын тутырырга һәм документларны Алабуга муниципаль районы Башкарма комитетының 2025 елның 24 сентябрендә кабул ителгән 1546нче карары белән расланган грант бирү тәртибе нигезендә тапшырырга кирәк.

Сайлап алу буенча барлык мәгълүмат, грантлар бирү тәртибе, сайлап алуда катнашу өчен документлар исемлеге Алабуга муниципаль районының рәсми сайтында «Икътисад һәм эшкуарлык» бүлегендә урнаштырылган http://городелабуга.рф/. (https://городелабуга.рф/konkursnyy-otbor-zayavok-na-predostavlenie-grantov-na-podderzhku-sub-ektov-malogo-i-srednego-predprinimatel-stva.html )

Белешмәләр өчен телефон: 4-48-97.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International