ЙӨРӘККӘ ҖАВАПЛЫ КАРАШ АТНАСЫ

2025 елның 6 октябре, дүшәмбе

Инфаркт булуга шик туса, нишләргә кирәк?

 Әгәр дә сез яки сезнең якыннарыгызның берәрсе йөрәк өянәге симптомнарын сизсәгез, кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакырыгыз. Диспетчерга зыян күрүченең адресын, җенесен һәм яшен хәбәр итү, шулай ук барлык симптомнарны төгәл тасвирлау мөһим. Бу чакыруга нинди бригада җибәрергә кирәклеген билгеләргә ярдәм итәчәк.  

 Әйләнә — тирәдәгеләрдән-туганнарыгыздан, күршеләрегездән яки үтеп баручылардан ярдәм сорагыз.

 Табиблар килер алдыннан тышкы ишекне яки капканы ачыгыз.

 Бинага саф һава керүен тәэмин итү өчен тәрәзәне ачыгыз.

 Кискен хәрәкәтләр ясамыйча, бераз утырып яки ятып торыгыз. Физик һәм эмоциональ йөкләнеш булмаска тиеш: йөрмәскә, ашамаска һәм тәмәке тартмаска. Тынычлыкны саклагыз һәм кешене мөмкин булган диагнозлар белән куркытмагыз.

 Нитроглицеринны кабул итү киңәш ителми: ул кан басымын кискен киметергә мөмкин. Әгәр сезнең аспиринга аллергиягез булмаса, сез 250 мг бу препаратны чәйнәп җибәрә аласыз.

 Туганнарыгыздан госпитализациягә әзерләнергә ярдәм итүләрен сорагыз. Сезгә даими кабул ителә торган дарулар кирәк булачак.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International