АЛАБУГАДА МАШИНА КУЮ УРЫННАРЫН ҺӘМ ТРОТУАРЛАРНЫ ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ ДӘВАМ ИТӘ

2025 елның 6 октябре, дүшәмбе

Нефтьчеләр проспектында машина кую урыннарын төзекләндерү эшләре башланды. Төзекләндерелгән парковкалар юлның бер өлешен бушатырга ярдәм итәчәк, ә шәһәр халкына сатып алулар башкару уңайлы булачак. Бүгенге көндә Тынычлык проспектында тротуарлар, парковка кесәләре, җәяүлеләр кичүләре, яшел зоналар төгәлләнә. "Якын арада Тынычлык проспектында яңа яктырткычлар урнаштырылачак", - дип билгеләп үтә ТГ-каналда район башлыгы Рөстәм Нуриев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International