БОКСЧЫ ЯН КУЗЬМИН БӨТЕНРОССИЯ ЯРЫШЛАРЫНДА ҖИҢДЕ

2025 елның 6 октябре, дүшәмбе

ТР АМР ның 2нче спорт мәктәбе боксчысы Ян Кузьмин 2025 елның 29 сентябреннән 4 октябренә кадәр Владивостокта узган 17-18 яшьлек яшүсмерләр арасында В. Н.Сахаров истәлегенә уздырылган Бөтенроссия ярышларында җиңде. Турнирда илнең 27 төбәгеннән 100 дән артык иң көчле боксчы катнашты. 75 кг га кадәр авырлыктагы көрәшләрдә Ян көндәшләренә өмет калдырмады һәм җиңүче булды! Бу егеткә Россиянең спорт мастеры нормативын үтәргә мөмкинлек бирде! 

Безнең чемпион һәм аның югары класслы тренеры Бариев Рамил Фоат улы белән горурланабыз! Котлыйбыз һәм яңа җиңүләр көтәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International