
Авыл авылга йөреп укыту өчен автомобильләрдән алып Бердәм дәүләт имтиханында йөз балл җыючы укучыларны әзерләгән өчен грантларга кадәр – Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Елена Мерзон мәгариф өлкәсенә күрсәтелгән ярдәм чаралары турында сөйләде.
Башкарма комитет җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Елена Мерзон уртаклашкан саннар үзләре үк сөйли: Алабуга бакчаларында, мәктәпләрендә һәм өстәмә белем бирү үзәкләрендә 1127 педагог эшли. Бу безнең алтын фонд. Әмма система җанлы һәм ул кыенлыклар белән очраша: бүген мәктәпләрдә 38 вакансия бар, ә балалар бакчаларына тагын 140 хезмәткәр кирәк.
Һәм монда Алабуга чыннан да зур ярдәм күрсәтә. Муниципалитет тарафыннан район башлыгы җитәкчелегендә күп кенә ярдәм чаралары каралган.
“Һичшиксез, безнең педагоглар һөнәри осталыкны һәм финанс керемне арттырырга мөмкинлек бирә торган барлык грант конкурсларында да катнаша. Әмма муниципаль дәрәҗәдәге моңарчы күрелмәгән ярдәм чараларына тукталырга теләр идем”, – дип билгеләде Елена Мерзон.
“Мобиль укытучы”. Берничә фән яки төрле учреждениеләрдә эшләүче авыл мәктәпләре укытучылары хезмәт автомобиле алырга хокуклы. 2021 елдан 4,8 млн сумга якын 6 автомобиль тапшырылган. Муниципалитет шулай ук машина белән бәйле барлык чыгымнарны каплый.
Алабуга муниципаль районы Башлыгының “Безнең яңа башлангыч сыйныфлар укытучысы” гранты. Район булачак башлангыч сыйныф укытучылары өчен көллияттә уку өчен түли. Хәзер бу программа буенча 17 студент белем ала, ә 4 белгечтән беренче чыгарылыш 2026 елда булыр дип көтелә. Проектка 3,7 млн сум җибәрелгән инде.
Яшь укытучыларга бер тапкыр бирелә торган түләү. 2025 елдан 35 яшькә кадәрге 3 елга кадәр стажлы педагоглар районда 5 ел эшләгәндә 400 мең сум акча ала. Быел түләүләргә 4,4 млн сум юнәлдерелгән.
Алабуга муниципаль районы башлыгының “Күңелле стартлар” гранты. Мәктәпләр арасындагы спорт ярышлары инде дүртенче ел җиңүче учреждениеләргә үсешкә 1,5 миллион сум акча алырга мөмкинлек бирә. Бу еллар эчендә мәгариф оешмалары спорт залларын ремонтлауга, җиһазлар һәм уку-кирәк яраклары сатып алуга 24 млн сум акча үзләштергән.
Алабуга муниципаль районы башлыгының еллык гранты. БДИда 100 балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучыларын әзерләгән мәктәпләр 500 мең сум ала. Ике ел эчендә Алабуга мәктәпләре 9 йөз балл җыйган укучы өчен 4,5 млн сум акча алган.
Читтән килгән педагогларга ярдәм. 2025 елдан торак арендалаучы 10 педагогка аена 30 мең сумга кадәр аренда түләве каралган.
Балалар бакчасы хезмәткәрләре өчен ташлама. 2026 елдан мәктәпкәчә учреждениеләрнең яшь белгечләре һәм педагог-пенсионерлары үз балалары өчен балалар бакчасы хакының 50% гына түләячәк. Бу чара 101 хезмәткәргә кагылачак.
Барлык бу проектлар –бер тапкыр гына үткәрелә торган акция түгел, ә системалы эш. Педагогларыбызга инвестицияләр бүлеп, без Алабуга районының киләчәгенә инвестицияләр кертәбез.