ТР БУЕНЧА СОЦИАЛЬ ФОНД БҮЛЕГЕ 2025 ЕЛ БАШЫННАН 216 МЛН СУМЛЫК БАЛА ТАБУ СЕРТИФИКАТЛАРЫ ТАПШЫРГАН

2025 елның 7 октябре, сишәмбе

2025 ел башыннан Россия Социаль фондының ТР буенча бүлеге 22 меңнән артык хатын-кызга бала тудыру сертификатлары буенча акча түләп, финанс ярдәме күрсәткән. Бу максатларга республиканың медицина учреждениеләренә 242 миллион сумнан артык акча җибәрелде, бу йөклелек, бала табу чорында сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтүне һәм беренче елда балаларны профилактик күзәтүне тәэмин итте. Электрон бала тудыру сертификаты хатын-кызлар консультациясенә, бала тудыру йортына яки балалар поликлиникасына беренче визит вакытында автомат рәвештә булдырыла. Аны рәсмиләштерү өчен булачак әнигә паспорт, ММИ полисы һәм СНИЛС бирергә кирәк. Медорганизация сертификатны исәпкә куелганнан соң бер эш көне эчендә булдыра, ә бөтен мәгълүмат дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта күрсәтелә.

Өстәмә мәгълүмат яисә консультация алу өчен гражданнар Бердәм элемтә үзәге операторларына мөрәҗәгать итә алалар— 8 800 100 0001 (төбәк линиясе тәүлек буе эшли – 24/7, шалтырату бушлай).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International