



В.М. Бехтерев исемендәге Өяз медицинасы музеенда «Һөнәргә керү» чарасы узды. Алабуга медицина көллиятенең беренче курс студентларының 6 төркеме – 111 кеше студентлыкка багышлау йоласында катнашты.
Бу вакыйга яшь буын тормышында яңа этапны - мәктәптән мөстәкыйль тормышка күчүне символлаштыра, уртак мәнфәгатьләр табарга мөмкинлек бирә, төркемне берләштерә һәм команда рухын тудыра. Медицина музее киңлегендә шәкертлеккә багышлау булачак һөнәргә кызыксынуны арттыра.
Театральләштерелгән интерактив экскурсия экспозициянең интерьер почмакларында узды, анда чын мини-спектакльләр уйналды. Борыңгы дәвалаучы дәвалауның кызыклы халык алымнары турында сөйләде һәм кызыклы рецептлар белән уртаклашты. Земство докторы XIX гасырда табибларның авыр хезмәте турында сөйләде, сәламәт яшәргә өндәде һәм яшьлекн, сәламәтлекне сакларга ярдәм итә торган күнегүләргә өйрәтте.